Реклама
Авырлы вакытта хатын-кызга ябыгырга киңәш ителми. Ә менә дөрес туклану мәҗбүри.
Табындагы ризык төрле булырга тиеш. Гадәттә йөклелекнең беренче айларында әче, тозлы, борычлы ризык ашыйсы килә. Бу теләкне канәгатьләндерергә кирәк.
Йөклелекнең беренче яртысында тәүлеклек калория 2400-2700 ккал булырга тиеш. Авырлы чорның икенче яртысында сабый бик тиз үсә, бөтен органнарга эш арта. Бу чорда ризык күләме дә арта. Консервантлар, ясалма буягыч матдәләр һәм хуш исләндергечләр кушылган ризыклардан баш тартыгыз. Экзотик җиләк-җимеш һәм эчемлекләр дә йөкле хатын-кыз өчен түгел. Тазарудан курыксагыз, майлы ризык ашаудан туктагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+