ҖӘЙГЕ САЛКЫН АШ
2 бәйләм кузгалак, 2 уртача зурлыктагы кызыл чөгендер, укроп, петрушка яфраклары, суган кыяклары, 2 кыяр, 2 бүлем сарымсак, ярты литр кефир, 100 г каймак, каты итеп пешерелгән 3 йомырка, ярты бал кашыгы тоз, 2 бал кашыгы аш серкәсе.
Чөгендерне юып, чистартып, кәстрүлгә салып, су өстибез. Кәстрүлне утка куеп, суга аш серкәсе салабыз һәм чөгендерне йомшарганчы пешерәбез. Аерым савытта 3 стакан су, ярты бал кашыгы тоз салып, юылган, чистартылган кузгалакны пешереп алабыз һәм суытабыз. Пешкән һәм суынган чөгендерне юка итеп токмачлап турыйбыз яки угыч аша уабыз. Кузгалаклы кайнатмага чөгендерне өстибез дә суыткычта суытабыз. Яшел үләннәрне, кыяр белән сарымсакны юып, ваклап турыйбыз. Пешкән йомырканы ваклап турыйбыз. Яшел үләннәрне, кыярны, кефирны суынган кайнатма белән кушып, бераз шикәр комы өстибез. Шулпаны тәлинкәләргә бүлеп салабыз, берәр аш кашыгы ваклап туралган йомырка өстәп чыгабыз, каймак салабыз. Кызу җәй көннәрендә менә дигән салкын аш була.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia