Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

"Җәйге" салат

Сөзгечкә салып, помидорларга башта кайнар су, аннан соң тиз генә салкын су бөркибез.

Болай эшләгәч, помидорның кабыгы бик җиңел салына. Чистартылган помидорларны юка кисәкләргә турыйбыз. Кабыгы әрчелгән алманы уртага кисеп, үзәген алабыз һәм юка гына телемләп турыйбыз. Суган белән борычны чистартып, юып, юка итеп токмачлап турыйбыз. Барысын да әйбәтләп болгатып, тоз, шикәр комы сибәбез, лимон согы һәм үсемлек мае салып тагын болгатабыз. Салатны, салат савытына салып, өстәлгә куябыз.

2 помидорга: 1 уртача зурлыктагы суган, 1 кызыл баллы борыч, 1 алма, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1\3 бал кашыгы тоз, ярты бал кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы лимон согы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса