"Җәйге фантазия" салаты
2 йомырка, пешкән тел, ½ банка консервланган кукуруз, майонез, тоз.
Йомыркадан тәбә пешереп, саламлап, телне вак итеп турарга. Тоз сибәргә.
Суы сыгылган кукуруз өстәп, барысын бергә майонез белән болгатырга.
Салатка кыяр да өстәсәң тәмлерәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа