Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Өйдә ясалган кетчуп

2 кг каты кызыл помидор, яртышар кг башлы суган һәм болгар борычын яхшылап юып, чистартып, тастымал өстенә салып киптерегез.

Барысын бергә иттарткыч аша үткәрегез һәм шуңа 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы коры горчица, берәр аш кашыгы тоз һәм төелгән кызыл борыч салыгыз. Яшелчә катнашмасын, ут өстенә куеп, 1 сәгать ярым кайнатыгыз.

Әзер яшелчәне кайнар су белән юып парланган сөт шешәләренә яки яртышар литрлы пыяла банкаларга салыгыз, капкач белән каплап суытыгыз.

Шушылай өй шартларында үзегез эшләгән кетчупның тәме диңгез артларыннан кайтарылган «туганнары»ның тәменнән бер дә аерылмас, суыткычка яки башка салкын урында да бик яхшы сакланыр.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса