Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

ӨЙДӘ ТОЗЛАНГАН ФОРЕЛЬ БАЛЫГЫ

Өй шартларында тозлаган форель, кибеттән алынган әзер тозлы балыкка караганда күпкә тәмлерәк тә, үзкыйммәте дә арзанрак чыга, бәйрәм табынын бизәргә һәм кабымлыклар ясар өчен менә дигән вариант булып тора.

ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ: Тозлы балыкны әзерләү бик җиңел һәм тиз. Моның өчен бары тик тоз, борыч, балык кына кирәк. Балыкны вак кисәкләргә бүлгәләп, һәр кисәкне тоз, һәм борыч белән ышкып, савытка тутырып суыткычка 24 сәгатькә куярга, тәүлек дигәндә тозлы балык әзер дә була. Шәхсән үзем әлеге ысул белән форель балыгын гына тозлыйм, семга, лосось, горбуша кебек балыкларны да тозларга була диелгән рецептта. Тәмле булсын!

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса