Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

«Язгы« салат

1 кыяр, 6 редиска, 3 аш кашыгы аш серкәсе, ярты бал кашыгы тоз, ярты бал кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, яшел укроп, петрушка.

Кыяр белән редисканы салкын суда юабыз. Кыярны кабыгыннан, редисканы яфракларыннан чистартабыз һәм юка итеп түгәрәкләп яки ярымтүгәрәкләп турыйбыз. Барысын бергә үсемлек мае һәм аш серкәсе, тоз, шикәр комы кушып болгатабыз. Яшел укроп, петрушка яфраклары, редиска түгәрәкләре белән салатны бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса