Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ЯШЕЛЧӘЛӘРДӘН САЛАТ

Кирәк: - 2 кыяр; - 2 кишер; - 1 алма; - 1 помидор; - 100 г яшел салат яфраклары; - 1 стакан каймак; - ярты лимон согы (яки 1 балкашык алма серкәсе); - 1 балкашык шикәр комы; - тәменчә тоз.

Чи яшелчәләрдән кишер, кыяр һәм алманы әйбәтләп юып, кабыгын чистартабыз. Кыярны юка итеп озынчалап турыйбыз, алманы һәм кишерне угыч аша уабыз. Салат яфракларын сайлап алып юабыз һәм юка тасмалар итеп турыйбыз. Яшелчәләрне савытка салып, тоз, шикәр комы сибәбез, лимон согы (яки алма серкәсе, яисә сыек лимон кислотасы) салабыз. Боларның барысын да каймак салып, ипләп кенә болгатабыз һәм салат савытына тау итеп өеп куябыз. Помидорларны юып, юка телемләп турап, салатны бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса