Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

ЯҢА ЕЛ ТАБЫНЫНА!

Бәйрәмчә каз пешерәбез

ӘЗЕРЛӘҮ:
Түшкәне юып киптерәсе, тактага күкрәге белән аска куясы, каты итеп басып кукрәк сөяген сындырасы. Шулай итсэгез - казның эчен тутыру җиңелрәк булачак. Зур савытка су тутырып, тоз салып эретәсе. Шушы суда казны 12 сәгать "чылатасы". Бусы - каз итен йомшарту өчен кирәк.

Вакыты җиткәч казны тозлы судан аласы, кабат юып җибәрегез, корытып сөртегез. Тәлинкәдә тәмләткечләрне, тоз-борычны бутап, шул масса белән казны ышкыгыз. Тыштан да, эчтән дә. Тагын ярты сәгать чамасы каз бу тәмләткечләрне сеңдереп торсын.

Бу вакытта эчлек ясыйк. Алма белән кара җимешне юыгыз, чистартыгыз. Алманы эре кисәкләргә бүлгәләгез. Алма белән кара җимешкә дә тәмләткечләр сипсәгез була.

Каз түшкәсен бу эчлек белән тутырасы, ачык җирен тегәсе яки каптырып куясы. Зубочистка кадап куйсагыз да яхшы тотачак. Духовканы 180 градуска кадәр җылытасы, казны противеньга куеп тыгып җибәрәсе.

Аерым савытта ак майны эретеп (кайнатырга ярамый), бал өстисе. Яхшылап болгатасы. Шушы бал-май белән казның өстен сылыйсы. Кисточка белән уңайлы булачак. Булмаса өстеннән агызып җибәрегез дә, бераз кашык белән сылап җибәрсәгез дә була.

Казны духовкада 3 сәгать тотасы. Вакыт-вакыт ачып карап, агып чыккан маен-суын кашык белән алып тагын каз өстенә сибеп торасы. Бу кипмәс һәм көйдермәс өчен шәп була. Көя башласа - өстен юешләнгән кәгазь яки фольга каплап куегыз. Пешеп чыккач, духовканы сүндерегез, ләкин казны алырга ашыкмагыз. Сүнгән килеш тагын 10-15 минут тотсагыз яхшы булыр.

Казны сервировать иткәндә итне дә, эчлекне дә аккан маен-суын да сибеп җибәрергә онытмагыз. Тоташ килеш бәйрәм өстәел түренә чыгарып куйсагыз да була. Кунаклар белән бергә-бергә порцияләргә бүлеп ашагыз. Гарнирга иң яхшысы - әлбәттә, духовкада томалап пешерелгән (запекать ителгән) бәрәңге, башка яшелчәләр (запекать ителгән чөгендер бик тәмле һәм баллы була), кабачки һәм башкалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса