Өй шартларында зефир
Ясап карагыз әле! Бик татлы десерт! Кирәкле продуктлар: - кефир - 1 л; - нык майлы булмаган каймак - 3/4 стакан; - шикәр комы - 1 стакан; - желатин - 2 аш кашыгы; - су - 2 стакан; - ванильле шикәр комы - ярты кап.
Ничек әзерләргә:
1. Желатинны 30-40 минут буена җылы суда җебетергә. Аннары акрын утта болгата-болгата кайнау дәрәҗәсенә җиткерергә. Уттан алып бүлмә температурасына кадәр суытырга.
2. Кефир, каймакны, ванильле һәм мондый шикәр комын миксер белән 5-6 минут бутарга. Аннары болгатуны дәвам итеп, акрын гына нечкә агым белән желатинны өстәргә. Тагын 4-5 минут болгатырга.
3. Килеп чыккан массаны формага салырга һәм 3-6 сәгатькә суыткычка куярга. Катканнан соң зефирны кисәкләргә бүлгәләргә. Печенье формалары белән кисәргә дә ярый.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа