Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

“Вегетариан” чүлмәге пешерәбез

4 чүлмәккә: 600-800 г шампиньон, 7-8 бәрәңге, 2-3 суган, 2 кишер, 1әр помидор һәм баллы борыч, каймак, шулпа, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Чистартылган гөмбәне турап, ярым боҗралап туралаган суган белән бергә үсемлек маенда кыздырырга. Бәрәңге һәм помидорны шакмаклап, кишерне түгәрәкләп яки ярым түгәрәкләп, борычны саламлап турарга. Шулпаны кайнатып, тоз сибәргә. Чүлмәккә катламлап тутырырга: бәрәңге, гөмбә, суган, кишер, борыч, помидор. Өстенә шулпа коеп, 2-3 аш кашыгы каймак өстәргә.+
Чүлмәкләргә капкач каплап, духовкада 1 сәгать пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса