Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Вак бәлеш пешерү серләре

Тугланган 2 йомыркага чиратлап 0, 5 литр кайнатылган су йә сөт, 100 г маргарин, 1 кап (11 г) чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, кирәгенчә он, тәменчә тоз салып, камыр басарга. Ул 1 сәгать кабарсын.+ Эчлек: 500 г фарш, 2-3 суган, 1/2 стакан дөге, атланмай, тоз, борыч, бәлешләргә сөртү өчен...

Вак итеп туралган суганны атланмайда кыздырырга. Дөгене тозлы суда пешерергә. Ит, суган һәм дөгене кушып, тоз, борыч сибәргә һәм болгатырга.
Әче камырдан чәй тәлинкәсе зурлыгында җәемнәр җәеп, бәлешләр ясарга, аларны тугланган йомырка белән майларга һәм духовкада пешерергә. Духовкадан алгач, табынга чыгарыр алдыннан һәркайсына 2-3әр чәй кашыгы эретелгән атланмай салырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса