Учакта пылау пешерү серләре [+ФОТОЛАР]
Озын кышкы каникул чорында дус-туганнар белән җыелыр өчен менә дигән сәбәп бу!
Пылау пешерер өчен кеше башына 200 грамм исәбеннән ит, кунак саен 100 грамм исәбеннән дөге, күп итеп токмачлап туралган (туралган, угычтан чыгарылган түгел!), 2-3 баш суган, 5-6 баш сарымсак, тоз, тәмләткечләр, су, 400-800 мл үсемлек мае кирәк.
Коры казанны утка куеп май саласың һәм бу вакытта тиз генә суган чистартып 4-5 кисәккә бүләсең. Май казанда бик нык кызарга тиеш, өстенә суган салгач та ул шундук кайнап китәрлек булсын. Болай эшләгәндә суган майга шикәр бирә һәм ит салгач (аны зур кисәкләргә генә бүлгәлисең) ул тиз арада кызып, кабырчык белән капланырлык булсын. Ит кызган арада (30 минут чамасы вакыт узачак) юылмаган дөгегә бер уч тоз салып, өстенә кайнап торган су салып куярга кирәк. Бу алым дөгенең изелеп китмәвенә китерә. Яхшылап кызган ит өстенә кишерне турап салгач күмелер-күмелмәс дәрәҗәдә су салып томалап пешерәсең. Өстенә бераз тоз, тәмләткечләр саласың. Ит кызганда көчле ут булса, кишер салгач ут яртылаш сүрелгән булырга тиеш. 20-30 минуттан соң дөгене агып торган салкын суда суы үтә күренмәле булганчы юып, пешкән кишер өстенә саласың. Әйбәтләп юылган сарымсакны кабыгы белән батырып, бер бармак калынгылы чыгып торырлык итеп су саласың. Томалап пешереп бетерәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа