Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Тутырылган йомырка

6 каты пешкән йомырка, 150 г тозлы сельдь балыгы, 1 кечкенә суган, 50 г атланмай, майонез, яшел тәмләткечләр.

Чистартылган сельдь балыгын вак итеп турарга, суган белән бергә иттарткычтан үткәрергә. Йомырканы урталай кисеп, сарысын алырга. Балыкка изелгән йомырка сарысы, йомшарган атланмай һәм бераз майонез өстәп, яхшылап болгатырга. Йомырка агының аскы ягын басып торырлык итеп кисеп алырга. Йомырка яртыларына сельдьле катнашманы өеп тутырырга. Аларны тәлинкәгә тезеп, яшел тәмләткечләр белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса