ТУТЫРГАН ЯШЕЛ ПОМИДОРЛАР
Кирәк булачак:1 чиләк яшел помидор- башка консервларга ярамаган иң кечкенәләрен алабыз.Нечкә генә түгәрәкләргә киселгән уртача зурлыктагы кишер-3-4 данә.
Эчлек хәзерлибез: 300 грамм сарымсак,3-4 данә ачы борыч, бер уртача керән тамыры, 1 -2 ак тамырны( петрушка, сельдерей), (булмаса да ярый)-иттарткыч аша үткәрәбез.Юылган помидорларның эчләрен уртадан ярабыз- ( бик нык ярмагыз!), ярыкка эчлекне бал кашыгының очы белән тутырабыз.Матурлык өчен кечкенәрәк кишерне түгәрәкләп кисеп, янына бер ике яфрак петрушка яки сельдерей өстәп шул ярыкка тыгып куябыз. Стерильләшкән банкаларга тутырабыз, өстенә маринад коябыз да 10 минут кайнатып, капкачлыйбыз.
Маринад: 8 литр суга 3 стакан шикәр комы,2 стакан тоз салып кайнатып чыгарабыз да, 1 шешә аш серкәсе( кистоласы түгел!!!) өстибез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа