Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тутырган борыч

6 болгар борычы, 2/3 стакан карабодай ярмасы, 300 г свежий шампиньон гөмбәсе, 2 суган, 1 кишер, 200-250 г каймак, 2 аш кашыгы томат пастасы, тәменчә тоз, борыч, петрушка.

Кыздыру өчен үсемлек мае.

Борычны юып корытырга, орлыкларын алырга.

Карабодай ярмасын тозлы суда әзер булганчы пешереп, суытырга.

Шампиньон гөмбәсен, туралган суган һәм угычтан уылган кишерне, үсемлек маенда кыздырырга.

Кыздырылган яшелчә белән гөмбәне карабодайга салырга. Тоз, борыч сибеп, яхшылап болгатырга.

Соус әзерләргә. Каймак һәм томат пастасын кушып, бериш масса булганчы болгатырга.

Эчлекне борычларга тутырырга. Аларны тирән табага тезеп, яртысы күмелерлек итеп, кайнар су агызырга. Утка куеп, капкач капларга.

15 минуттан борычларны әйләндереп, өстенә соус агызырга һәм,капкач каплап, әкрен утта әзер булганчы пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса