Тулма әзерлибез
1 кг ит, 1 стакан дөге, 400 г каймак, 1 кәбестә, 2 суган, тоз.
Тулма ясау өчен бик тыгыз булмаган башлы кәбәстә алалар. Зур яфракларның уртадагы каты һәм калын тамырын тышкы яктан пычак белән тигезләп кисәләр дә, кайнап торган тозлы суга салып, 5-10 минут кайнаталар. Аннары кәбәстә яфракларын иләктә саркыталар.
Ит һәм суганны бергә иттарткычтан үткәрергә. Юылган дөге, ярты стакан каймак өстәп, тоз сибәргә һәм болгатырга.
Суынган кәбестә яфракларын ( калын җирен уклау белән тигезлиләр) уртасына дөгеле ит салып, озынча итеп төрәләр, ике ягын да туглаган чи йомыркага манып алалар яки йомырка белән майлап чыгалар.
Аннан тулмаларны сай табага яки чүлмәккә тутырып, кайнар су кушылган калган каймакны коярга, тоз сибәргә һәм духовкага куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа