Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ТӨТЕНДӘ ЫСЛАНГАН КАЗ

Чистартып юылган казның эченә-тышына тоз сөртеп яки тозлы суга салып бер тәүлек тоталар.

Судан алгач казны корытып сөртәләр, ботын, канатларын түшкәсенә кысып бәйлиләр, аннары ике бүлемле махсус тимер мичтә ыслыйлар. Казны мичнең уртадагы алынмалы рәшәткесенә куялар да аскы өлешенә ут ягалар. Ыслау өчен вак итеп ярган имән, каен, усак утыны яки шуларның пычкы чүбе кирәк. Гадәттә 10-12 сәгать ыслыйлар. Казны өйдәге мичтә дә (төтен юлында) ысларга мөмкин.

Бүлмә температурасында суыткач, ысланган казны коры чүпрәк белән сөртеп, урталай бүләләр, аннары ике бармак киңлегендә аркылыга турыйлар.

ТӘМЛЕ БУЛСЫН!

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса