Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Төшке аш кагыйдәләре

Төшке аш вакытында нәрсә ашыйсыз? Кемдер тиз әзерләнә торган аш белән канәгатьләнә, кайберәүләр ашханәгә барырга иренеп, бөтенләй ач кала, өченче берәү кофе эчеп куя.

Шулай да төшке аш вакытында нәрсә ашарга соң? Төшке ашның ике төп шарты: үз вакытында туклану һәм табигый ризыклар гына ашау.

Нәрсә ашарга? Әлбәттә, үзең әзерләгән ризыктан да яхшысы юк. Әгәр мөмкинлегегез бар икән, үзегез белән ашарга алып килеп, аны микродулкынлы мичтә җылытып ашагыз. Йогырт һәм мюсле да бик файдалы. Аларны суыткычта саклау мөһим түгел. Икесен бергә кушу өчен бер минут вакыт җитә. Майлылыгы түбән, аның каравы В группасы витаминнарына, калий һәм магнийга бай булуы аркасында тамак ачуны баса. Эш арасында кекс, печенье, кабартма түгел, ә алма, әфлисун һәм башка теләсә нинди җиләк-җимеш ашагыз. Алар минераль матдәләргә һәм клетчаткага бай, эшчәнлекне дә арттыра. Тиз әзерләнә торган токмач һәм ашларны соңгы чиктә генә кулланырга ярый. Чөнки алар ашказанның лайлалы тышчасын ярсыта. Сосиска, казылык артык майлы. Җитмәсә, аларда зарарлы холестерин бик күп. Аларны мөмкин кадәр сирәгрәк ашарга тырышыгыз. Тагын бер киңәш: казылык кебек ризыкларны коры килеш ашамагыз. Чәй кайнатырга мөмкинлегегез булмаса, сок сатып алыгыз.

Кайда ашарга? Ашханәдә яки аш бүлмәсендә ашарга кирәк. Әгәр эштән тамак ялгау өчен билгеләнгән аерым бүлмә булмаса, эш урынында ук ашарга туры килә инде.

Кайчан ашарга? Диетологлар, көн дә бер үк вакытта 4-5 мәртәбә ашарга кирәк, дип белдерә. Биоритмнар буенча төшке аш өчен иң кулай вакыт көндезге 13 сәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса