ТОЗЛЫ КӘБЕСТӘ
2 кг кәбестә, 2-3 уртача зурлыктагы кишер, 1 баш (өлеш түгел!) сарымсакны (яшелчәләр салам кебек турала) 3 литрлы банкага тутырып, өстенә тозлык салырга.
Тозлык (рассол) болай ясала: 1 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз салып кайнатып чыгарырга, суытып банкага салырга да 0,25 стакан (2 аш кашыгы) уксус һәм 1 стакан көнбагыш мае өстәргә. 1 тәүлектән соң ашарга була.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа