Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

торт түгел, тарт!

Тәмле булуы өстенә, бик матур да күренә әле ул. Кирәк: (камыр өчен) * 150 г атланмай; * 250 г он; * 1 йомырка; * 1 аш кашыгы салкын сөт; * яртышар чәй кашыгы тоз һәм шикәр. (эчлек өчен): * 500 г фарш; * 2 баш суган; * 150 г яшел...

Тәмле булуы өстенә, бик матур да күренә әле ул.

Кирәк:
(камыр өчен)

* 150 г атланмай;
* 250 г он;
* 1 йомырка;
* 1 аш кашыгы салкын сөт;
* яртышар чәй кашыгы тоз һәм шикәр.

(эчлек өчен):
* 500 г фарш;
* 2 баш суган;
* 150 г яшел борчак (без катырылганын кулландык);
* 150 г кызыл, сары һәм яшел борыч (катырылган булса да ярый);
* 250 г кибет каймагы;
* 2 йомырка;
* тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы:

Әле генә суыткычтан алган атланмайны угычтан уып, он белән катнаштырабыз, шунда ук 1 йомырка сытабыз. Тоз белән шикәр комын да кушып, барысын бергә болгатабыз. Онлы валчык хасил булды. Шушы валчыкны куна тактасына бушатып, бер аш кашыгы бик салкын сөт өстибез һәм камыр үзләнгәнче кул белән әвәлибез.

Әзер камырны целлофан капка тыгып, суыткычка куеп торабыз, ярты сәгать «ял итсен».

Ул арада фаршка тоз-борыч кушып, яхшылап болгатабыз да, әстерхан чикләвеге зурлыгындагы чумарлар әвәләп, үсемлек мае салынган табада кыздырып алабыз. Ике ягы да кызарган чумарларны тәлинкәгә күчереп, бушаган табада суган кыздырабыз.

Орлыкларыннан арындырылган борычны юып, артык эре итмичә, шакмаклап турыйбыз. Яшел борчакны исә бүлмә температурасында бераз гына эретеп алабыз.

Камырны таба зурлыгына җиткән­че юкартып җәябез. Таба читеннән чыгып калганын кисеп алабыз. Төбе чәнечке белән берничә урыннан тишкәләнгән камыр өстенә пергамент кәгазе каплап, берәр төрле коры ярма (борчак яки фасоль булса, яхшырак. Ярма бозылыр дип курыкмагыз, аңа берни дә булмый) салабыз. Бу - камыр күпереп менмәсен өчен кирәк.

Әүвәл мичне 190 градуска кадәр җылытып, камырны 15 минут чамасы пешерәбез. Аннары, кәгазен алып, тагын 5 минут чамасы мичтә тота-быз.

Табаны мичтән алып, камыр өстенә башта кыздырылган суганны салабыз. Аның өстенә ит чумарларын тезәбез. Ит араларына яшел борчак сибәбез, борыч шакмакларын тезеп чыгабыз.

Каймакны бер савытка бушатып, 2 йомырка сытабыз. Тәменчә тоз белән борыч салгач, бертөрле генә сыек­лык хасил булганчы яхшылап туглыйбыз.

Тарт өстенә йомыркалы каймакны агызып, тагын 30-35 минутка мичкә тыгабыз.

Тәмле дә, матур да, туклыклы да бәлеш була бу. Ашларыгыз тәмле, бәйрәмнәрегез ямьле булсын!

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса