Томалап пешерелгән ат ите
300 әр г ат ите һәм бәрәңге, 2 ч.к. атланмай, 1 әр суган һәм кишер, тәменчә тоз, борыч, гәрчич.
Ат итен 40 ар г лы кисәкләргә бүләргә. Һәркайсына тоз, борыч сибәргә, гәрчич сыларга һәм 30-40 минут салкын урында тотарга. Ит кисәкләрен атланмайда кыздырырга һәм кәстрүлгә салырга, шулпа яки кайнаган су салып, томалап пешерергә.
Эре итеп туралган бәрәңгене кыздырырга яки суда пешерергә.
Ит янына бәрәңге, кыздырылган суган һәм кишер салырга, әзер булганчы томалап тотарга.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа