Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Тәмләткечне ничек сакларга?

Күп кенә хуҗабикәләр тәмләткечләрне пыяла банкаларга тутырып саклый. Болай эшләү бик уңайлы булса да, тәмләткечләр мондый мөнәсәбәтне яратып бетерми икән.

Тәмләткечләргә кояш нурлары төшәргә тиеш түгел. Чөнки кояш яктысында аларның хуш исе югала һәм төсе үзгәрә.

Тәмләткечләрне газ плитәсе янында сакларга да киңәш ителми. Чөнки җылылык һәм пар тәэсирендә алар шулай ук хуш исен югалта. Тәмләткечләрне һава керми торган савытларда сакларга тырышыгыз. Саклау урыны коры, караңгы һәм салкынча булырга тиеш.

Теләсә нинди тәмләткеч һавага хуш исен чыгарып, чит-ят исләрне үзенә сеңдерә. Шуңа да төрле тәмләткечләрне бер үк савытта сакларга киңәш ителми. Төелмәгән тамыр тәмләткечләрне кәрзиндә яки балчык чүлмәктә сакларга кирәк. Юкса алар чери башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса