Тиз пешә торган алма бәлеше
1 кг алма 3-4 йомырка 300 - 350 г он 200 г шикәр комы 50 г май кирәгенчә тоз Алманы әрчеп дүрткә бүләргә дә үзәген алырга. Һәр кисәкне 5 мм калынлыкта итеп аркылыга турарга һәм каралмасын өчен тозлы суга салып куярга.
Тирән савытка йомырка, шикәр комы, тоз, май, өстәп күпертергә.
Аннары он салып, бертөрле масса булганчы болгатырга.
Шуңа ук туралган алманы салып катнаштырырга.
Барысын да майлаган һәм сохари сипкән табага салып 3-4 минут плитәдә тотарга, ә аннан кызу мичкә яки духовкага куеп, әзер булганчы пешерергә.
Күпереп пешкән бәлеш өстенә шикәр оны сибәргә һәм, шакмаклап кисеп, табынга чәй янына бирергә.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа