«Телеңне йотарлык» помидорлар
Кышын әлеге ризык күңелегезгә хуш килер.
3 килограмм помидор, 200 грамм яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, чия яфрагы ), 1 баш сарымсак, 100 г башлы суган.
Маринад: 3 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 9 аш кашыгы шикәр комы, 2-3 лавр яфрагы, 3 данә түгәрәк борыч, 1 стакан 9% лы серкә.
Помидорларны юабыз, банкаларны стерильләштерәбез. Банка төбенә яшел укроп, чия яфрагы, петрушка, сарымсакны вак итеп турап, 3 аш кашыгы сыек май салабыз, аннан помидорларны тезәбез, помидорлар өстенә башлы суганны боҗралап турап салабыз.
Маринад: суны тоз, шикәр комы, борыч, лавр яфрагы белән кайнатабыз, серкә өстибез. Нык кайнар булмаган маринадны помидорлар өстенә коябыз. Банкаларны 15 минут стерильләштерәбез һәм ябабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia