Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Татарча азу

400 г ат ите, 1,5 а.к. эретелгән сары май, 1-2 помидор, 1 әр суган һәм тозлы кыяр, 3 бәрәңге, 1 тырнак сарымсак, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.

Ат итен калынлыгы - 2, озынлыгы 4 см лы итеп турарга. Майда кыздырып алганнан соң, кәстрүлгә бушатырга. Тоз, борыч сибәргә.

Шунда ук кыздырылган суган, помидор салырга һәм шулпа агызып, 25-30 минут кайнатырга.

Эре шакмаклап турап кыздырылган бәрәңге, вак итеп туралган тозлы кыяр өстәргә һәм кайнатырга.

Табынга биргәндә вакланган сарымсак һәм яшел тәмләткечләр сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса