Ташкабактан рулет
4 ташкабак, 1-2 йомшак сыр (әйтик, «Дружба» сыры), 4 тырнак сарымсак, 1 помидор, яшел тәмләткечләр, тоз, майонез, үсемлек мае, яшел салат яфраклары.
Уртача зурлыктагы яшь ташкабакларны сайлап алабыз. Буйга 5 мм калынлыкта кисәбез. Өстенә тоз сибеп, ун минутка куеп торабыз. Соңыннан кызган үсемлек маенда ике яклап кыздырабыз. Ташкабак суынган арада рулет өчен эчлек әзерлибез. Сырны угычтан уабыз, аңа шулай ук угычтан уылган сарымсак белән майонез кушабыз. Помидорны буйга кисәбез, яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз. Суынган ташкабак өстенә сырлы, сарымсаклы катнашманы сылыйбыз. Аның өстенә помидор куябыз, укроп белән петрушка сибәбез. Рулетны төреп, салат яфраклары өстенә урнаштырабыз.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа