Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Таш-чикләвек

Таш сыман каты, йомырка сыман овал формадагы кокосны күргәнегез бардыр. Ничек ашарга аны? Файдасы нидә?

Кокосның авырлыгы 1,5-2 кг булырга мөмкин. Тышкы яктан ул бик каты, йонлач кабык белән капланган. Эчәргә яраклы кокос сөте шул кабык эчендә яшеренгән. Кокосның эчке ягындагы ак йомшагы да ашарга яраклы. Җитешмәгән чикләвекнең сөте булмый. Аның эченнән әчкелтем кокос суы гына агып чыга.

Кокос сөтендә 27% май, 6% углевод һәм 4% аксым бар. Баллы, хуш исле сөтне экзотик ризыклар әзерләгәндә кулланалар. Болай да эчәләр. Угычтан уылган кокос йомшагын чи килеш тә ашарга була.

Кокосны ничек ватарга соң? Иң җайлысы: аны тишеп, сөтен агызырга һәм, пакетка салып, чүкеч белән ватарга. Кокос йомшагын пычак белән уеп алып ашарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса