Мең дә бер киңәш

Талкыш кәләвә әзерләү рецепты

75 г балга 75 г су һәм 250 г шикәр комы кушып, 20-25 минут кайнаталар. Әзер булгач, шушы карамельне чак кына суытып, суза башлыйлар.

Кулга башта бер кат чүпрәк перчатка, аның өстеннән калын резин перчатка кияргә кирәк. Карамельне сул кулга тотып, уң кул белән бер башыннан тартып сузабыз. Бик артык озын сузарга да кирәкми. Шуны урталай бөкләп, сул кулга кайтарып салабыз. Әлеге процессны тиз-тиз эшләргә кирәк. Карамель агарып, җепсел­ләнә башлагач, кунага салып, ике башыннан ике кеше суза башлый. Сузалар да, урталай бөклиләр, сузалар да бөклиләр. Ул арада әлбәсен дә пешереп алырга кирәк.

Анысы болай ясала:

Реклама

50 г онны 75 г сары майда кыздырабыз. Әлбәне кунага бушатып, карамельне шушы әлбә өстендә сузабыз. Әлбә карамель җепселләре арасына сеңеп бетә. Җепселләр бик нечкәреп, сынучанга әверелгәч, талкыш кәләвәне формага тутырып (кечкенә рюмка да ярый) подноска каплап барабыз. Суынган талкыш кәләвәне табынга вазаларга яки тәлинкәгә тезеп чыгаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Талкыш кәләвә әзерләү рецепты
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш