Табигать – иң яхшы доктор
Миләшнең йөздән артык сорты бар. Иң әйбәт һәм файдалы төре – кара миләш (арония). Бакчачылар аны – талымсыз булуы, мул уңыш белән сөендерүе, ә фитотерапевтлар кан тамырлары тышчасын ныгыту, сузылмалылыгын арттыру мөмкинлеге бирердәй флавоноидларга бай булуы өчен ярата.
Кара миләш шулай ук кан басымын да төшерә. Әмма кайвакыт йөрәк-кан тамырлары системасы “чыгымчылаганда”, арония кан басымын кинәт кенә төшерергә мөмкин. Шуңа күрә аны артык күп кулланырга кирәкми.
Бер аш кашыгы кипкән җимешкә бер стакан кайнап торган су салып, 30 минут төнәтергә. Көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.
Калориясе иң аз дәрәҗәдәге яшелчә – ташкабак (100 грамында – 27 ккал). Клетчаткага бик бай булуы нәтиҗәсендә туклыклы да. Ташкабак организмда җиңел үзләштерелгәнлектән, ашказаны, эчәкләр, бавыр (гепатит, холецистит, үт куыгында таш барлыкка килү) ялкынсынганда билгеләнә торган барлык диета составына керә. Сидек кудыру үзенчәлегенә ия булганлыктан, еш кына ше-
шенүгә китергән йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен алыштыргысыз яшелчә. Ташкабакның кечерәкләре (10-15 см) бигрәк тә сихәтле: аларда файдалы матдәләр, кем әйтмешли, “мыжгып” тора.
Каен кәүсәсенә ябышып үскән күп еллык паразит-гөмбә (чага) минераль тозларга, биологик актив матдәләр һәм органик кислоталарга гаять бай. Рәсми медицина тарафыннан танылган гөмбә нигезендә дару җитештерәләр. Фитотерапия өлкәсендә агач гөмбәсе төнәтмәсе элек-электән яман шеш авыруларын кисәтү (әмма дәвалану өчен түгел!) максатында кулланыла.
100 г гөмбәгә 1 литр кайнаган су салып, 6 сәгать тотарга. Йомшарган гөмбәне изеп, 1 литр җылы суда бер тәүлек дәвамында караңгы урынга куеп төнәтергә. Сөзеп, көненә 3 тапкыр стаканның өчтән бер өлеше күләмендә эчәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа