Сырник пешерәбез
Иртәнге аш өчен бик уңайлы рецепт.
Ингридиентлары:
- 1 йомырка
- 2 аш кашыгы чамасы он
- бер кап эремчек (катырак булса яхшырак)
- тәменчә шикәр комы
Эш барышы:
- Бөтенесен бергә болгатырга.
- Камыр әзерләгәнче майлы табаны кызарга куярга.
- Әлеге кушылмадан түгәркләр ясап, онлы тәлинкәгә салып әвәләргә.
- Ике ягын да кызарганчы кыздырырга.
- Табынга шикәр комы сибеп яки каймак белән бирергә.
Ашыгыз тәмле булсын!
Фото чыганагы: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа