Сырганак - бик күп авырулардан дәва
Бу үсемлек - табигать бүләге/
Сырганак җимешләрендә кислоталар, шикәр, дуплау матдәләре, майлар, С, В, В1, В2, Р, Е, А витаминнары бар. Ул утыртканнаң соң 3-4 ел үткәч җимеш бирә башлый.
Аларны яңа гына җыелган яки ярым катырылган килеш, кайнатма, как, кесәлләр әзерләү өчен кулланалар. Әмма бу культураның төп кыйммәте - аның шифалы үзенчәлекләрендә. Җиләк-җимешләрдән поливитаминлы чимал һәм сырганак мае әзерлиләр.
Майны озак төзәлми торган яраларны, химик пешүләрне, җәрәхәтләрне, шулай ук төрле ялкынсыну процессларын, атеросклерозны дәвалауда кулланалар. Агачның кайрысында исә серотонин дигән матдә бар, ул шешләргә каршы файдалы.
Җиләк-җимеш үрентеләре бары тик бер вегетацион чор гына яшәүгә сәләтле. Шуңа күрә уңыш җыйган вакытта җимешләре белән бергә аларны да секатор белән кисәргә онытмагыз, барыбер корыячаклар. Көз көне өлгергән җимешләр агачта кыш буена диярлек саклана ала.
Сырганакның җимешләре генә түгел, яфраклары да файдалы. Анда ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итә торган танин матдәсе бар. Нерв системасы өчен уңай йогынты ясый, С витаминына, иммунитетны ныгыта торган серотонинга да бай. Сырганак яфрагыннан әзерләнгән чәй гипертониядән, пневмониядән, дерматиттан, шикәр авыруыннан, плеврит, атеросклероздан файдалы. Салкын тиюдән эчемлек 1 аш кашыгы кипкән сырганак яфрагына 1 литр кайнар су исәбеннән әзерләнә.
Сырганак мае
Аның мае да шифалы. Буыннар авыртканнан эмаль кәстрүлдә ярты стакан сырганак маен җылытабыз, 1 аш кашыгы диңгез тозы белән 2 аш кашыгы бал өстибез. Болгатып бераз җылытып алабыз, йоклар алдыннан авырткан буыннарга сөртәбез. Өстенә кәбестә яфрагы ябып, полиэтилен һәм йон тукыма белән каплыйбыз.
Әлеге рецептларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
Фото: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа