Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

СЫРЛЫ ШУЛПА

Ингредиентлар: - 3 л су; - болгар борычы; - суган; - 3-4 бәрәңге; - кишер; - яшел тәмләткечләр; - 100 г сыр; - йомырка; - 70 г атланмай; - 100 г он; - тәменчә тоз, борыч.

Сырны вак угычтан уарга, май, йомырка, он белән кушып, камыр ясарга. 30 минутка суыткычка куярга. Суганны, борычны ваклап турарга, кишерне эре угычтан уарга. Табага аз гына үсемлек мае салып, әлеге яшелчәләрне кыздырырга. Аларны кайнап торган суга салып, шакмаклап туралган бәрәңге өстәргә. Тәменчә тоз салып, 20 минут кайнатырга. Бу вакытта сырлы камырдан шарчыклар ясарга. Шулпада 10 минут кайнатырга.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса