Сыр кушылган кабартмалар
15 минут эчендә бик тәмле ризык пешерәбез.
Кирәк була:
Кефир - 1 стак.
Тоз - 0,5 ч. к.
Шикәр комы - 0,5 ч. к.
Сода - 0,5 ч. к.
Сыр - каты сортлар, кыргычтан уылган - 1 стак.
Эчлек: Колбаса, туралган- 1 стак.
Он - 2 стак.
.
Әзерләү:
1.Кефирга тоз, сода, шикәр комы салып, яхшылап болгатыгыз.
2. Каты сыр hәм он кушып, яхшылап камыр басыгыз.
3.Камырны кечкенә шарларга бүлеп,уклау белән җәегез( эчлек салмасагыз, шул көенчә майда кыздырып алырга да була).Эчлеккә суган белән фарш, йөмырка белән суган, яки икенче төрле сыр да ярый,колбаса куярга да була.Эчлек салгач, кырыйларын ябыштырып, табаның өстен ябып, кызган үсемлек маенда кыздырып алабыз.
Тәмле булсын!
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа