Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Суыткычта ниләр булырга тиеш?

Һәр хатын-кыз аш-су әзерләргә оста һәм бу эшне теләп башкара дип уйлаучылар бик ялгыша. Иң яхшы хуҗабикәгә дә көн саен плитә янында басып тору туйдыра. Эштән арып кайткан хатын-кызның кайчагында тиз әзерләнә торган ашамлыкларга өстенлек бирүен аңларга була.

Болай да була: ирегез һәм балаларыгыз кичке ашны ашады, ниһаять, сезгә ял итү мөмкинлеге туды. Шул вакыт телефон шалтырый. Сезгә ярты сәгатьтән кунаклар киләчәк икән. Моны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнегез. «Бернәрсә дә әзерләмәгез, без бер генә минутка», - ди чакырылмаган кунаклар. Бу әле сез телевизор каршында яраткан сериалыгызны карауны дәвам итәчәксез дигән сүз түгел. Өйгә кунак киләсен белгәч, теләсә кайсы хатын-кызның башы әйләнә башлый. Нәрсә әзерләргә, ничек югалып калмаска. Тиз арада әзерләп була торган ризыклар белән танышып үтик әле.

Бусагада кунак торганда беренче башка килгәне - әзер ашамлыклар куллану. Хәзер кибетләрдә җылытып кына бирерлек әзер ризыклар күп сатыла. Шулай да буйдак ир яки студентлар өчен яраклы булган әлеге ашамлыкларның хуҗабикәнең дәрәҗәсен төшерүен онытырга ярамый.

Кибеттән нәрсәләр алырга кирәклеге хакында сөйләшеп үтик. Гадәттә, һәр гаилә ял көннәрендә бер атнага җитәрлек азык-төлек алып куя. Моңа кадәр сез үзегезгә җитәрлек итеп кенә ала идегезме? Суыткычта көндәлек кирәкле азык-төлектән тыш бер «кунак ашы»на җитәрлек запас булуы да мәҗбүри шарт. Азык-төлек исемлеге сезнең алда тәкъдим ителгән ризыкларның кайсын сайлаячагыгызга бәйле. Шулай да күпьеллык тәҗрибәсе булган хуҗабикәләр суыткычта түбәндәге азык-төлекне тотар иде.

Бу 250 г лы 2 пакет майонез, 300 г лап каты сыр, 1 банка консервланган кара зәйтүн җимеше, майда яки үз согындагы балык консервлары, кимендә 1 дистә йомырка, атланмай, каймак, 1 л томат согы, гәрчич һәм соя соусы. Зур суыткычка ия булучылар әлеге исемлеккә консервланган кыяр, помидор, баклажан яки ташкабак уылдыгы, гөмбә өсти ала. Моннан тыш алдынгы карашлы хуҗабикәләр туңдыргычта термик эшкәртелү узган диңгез продуктлары, гөмбә һәм яшелчәләр тота. Шулай ук бер атнага җитәрлек казылык, ысланган ит һәм балык филелары, паштет та зыянлы булмас. Тагын өйдә спиртлы эчемлекләр тотарга туры килер.

Җиләк-җимешне озак саклап булмый, шунлыктан консервланган шәфталу, ананас булса яхшы. Ә яшелчәне һәрвакыт күбрәк итеп алып куярга кирәк. Ә бакалеяга килсәк, монда артык аптырыйсы юк. Аш-су бүлмәсенең шкафында дөге һәм макарон булса, шул җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса