Сумса
Камыр: 1,5 чәй кашыгы коры чүпрә 600 г он бер аш кашыгы шикәр комы ярты чәй кашыгы тоз 300 мл сөт ике йомырка Камырны басабыз сәгать ярымга кабартырга куябыз. Эчлек: 600 г фарш ике-өч баш суган яшел тәмләткечләр тоз борыч
Эш барышы: Камырны җәеп, өстенә көнбагыш яки акмай сөртәбез. Төрәбез һәм өлешләргә кисәбез. Һәр өлешне җәябез һәм берәр аш кашыгы эчлек салабыз. Сумсаны өчпочмак формасында ясыйбыз - кырыйларын чеметеп, әйләндереп куябыз. Кабартып алабыз. Өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм 15-20 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа