Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Сөмбаш балыгын сыр белән әзерләү

500 гр сөмбаш (семга) балыгы, 2 аш кашыгы каймак, 1 бал кашыгы горчица, 3 суган, 70 гр сыр, 2 помидор, тоз, борыч, зәйтүн мае.

Сөмбашны тәң­кәләреннән, умырткалыгыннан, койрык, йөзгечләреннән арындырабыз. Өстенә тоз, борыч си­бәбез. Каймакны горчица белән кушабыз да балык өстенә сылап, 1-2 сәгать тотабыз. Ярымбоҗралап туралган суганны зәйтүн маенда кыздырып, табага салабыз. Өстенә маринадлы сөмбашны куябыз. 190 градуслы газ мичендә 20 минут пешергәннән соң, өстенә сыр уабыз. Сыр өстенә боҗралап туралган помидор тезәбез дә 7 минутка газ миченә куябыз.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса