Реклама
500 г ит, 7-8 бәрәңге, 2 суган, 1 кишер, 2 аш кашыгы томат пастасы яки 1 помидор, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.
Кыздыру өчен үсемлек мае. Ит шулпасы кайнатырга (3 литр). Суганны ярым боҗралап, кишерне вак шакмаклап турарга һәм икесен бергә үсемлек маенда кыздырырга. Итне 2*2 см зурлыктагы кисәкләргә турап кыздырырга һәм суган, кишер янына салырга. Шунда ук шакмаклап туралган помидор яки томат пастасы өстәргә һәм 10 минут утта тотарга. Барысын бергә кәстрүлгә бушатып, шулпа өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. Аннан шакмаклап турап кыздырыган бәрәңге, тоз, борыч салып, 30 минут пешерергә.
Табынга биргәндә вакланган яшел тәмләткечләр сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+