Шоколадлы коймаклар
Кирәк: он - 3/4 стакан май - 40 г какао-порошок - 80 г зәйтүн мае - 2 зур кашык йомырка - 2 данә шикәр кефир - 100 мл тоз.
Әзерләү:
Йомырка сарысын йомырка агысыннан аерыгыз. Йомырка агысын вакытлыча суыткычка куегыз, йомырка сарысын исә шикәр белән миксер ярдәмендә болгатыгыз.
Массага какао өстәгез, алдан эретелгән майны кушыгыз. Болгатуны дәвам итегез, сөт һәм кефир өстәгез. Әкерен генә онны кушыгыз.
Йомырка агын чыгарып, аны тоз белән күбек булганчы болгатыгыз. Әкерен генә шоколад камырга өстәгез, болгатыгыз.
Зәйтүн мае белән җылытылган табада коймакларны ике яктан икешәр минут кыздырыгыз. Уылган яки эретелгән шоколад белән өстәлгә куегыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа