“Шимбә” салаты
1 кап краб таякчыгы, 1-2 каты пешкән йомырка, 1әр кыяр, әче алма һәм баллы борыч, 50 г каты сыр, 200 г кәбестә, майонез, яшел тәмләткечләр, тоз.
Саламлап туралган кәбестәгә тоз сибеп, кул белән уарга. Чистартылган борычны ярым боҗралап, кыяр, алма һәм краб таякчыкларын саламлап, йомырка һәм сырны вак итеп турарга. Тоз сибеп, майонез өстәп, барысын бергә болгатырга. Яшел тәмләткечләр белән бизәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа