Шифалы коктейль
Тамагыгыз кытыклап торса, бу рецепт - сезнең өчен! Тәмле дә, шифалы да! Ютәлне бетермәсә дә, иммунитетка ярдәме тияр, организмны витаминнар, микроэлементлар белән баетыр.
Кирәк: Банан - 1 данә (хуш ислеләрен, пешкәннәрен сайлагыз); Тростник шикәре - 2 бал калагы (гади шикэр комы яки бал да ярый); Какао - 1-2 бал калагы; Сөт - 200-230 мл.
Эш барышы: Әрчелгән бананны ваклап блендерга салабыз. Шикәр һәм какао өстәп, пюрега әйләндерәбез. Катнашмага кайнар сөт кушабыз. Кабат блендерда әйләндерәбез. Көненә 6 мәртәбә 2-3 кашык капкалагыз. Биш көн дәвам итсәгез яхшы. Йоклар алдыннан да эчәргә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia