"Шанхай" салаты рецепты
1 банка консервланган скумбрия балыгы, 2 кишер, 1/2 стакан пешкән дөге, 1 тозлы кыяр, үсемлек мае, майонез, тәмләткечләр.
Балыкның суын агызып, кылчыкларын чистартып, чәнечке белән изәргә. Кишерне саламлап турарга һәм майда кыздырырга. Кыярны турарга. Сай тәлинкәгә катламлап тезәргә, һәр катына майонез сыларга: балык, дөге, кыяр, кишер. Салат өстен яшел тәмләткечләр белән бизәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа