Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Салатка нинди тәмләткеч кушарга?

Кыяр салатына эстрагон, петрушка, укроп, яшел суган. чамбыр, лимон, борыч кушарга мөмкин.

Помидорга укроп, розмарин, базилик, сарымсак, әнис, лавр яфрагы, канәфер, кара борыч, лимон өстәргә мөмкин.

Кишер салаты керән, сарымсак, бөтнек, петрушка һәм кара борыч белән тәмле.

Чөгендер салаты керән, сарымсак, яшел суган, сельдерей, кориандр, әнис, лавр яфрагы, мөшкәт чикләвеге, канәфер, лимон белән яраша.

Бәрәңгеле салатка мәтрүшкә, базилик, эстрагон, укроп, петрушка, яшел суган, сельдерей, чамбыр кушарга була.

Әгәр яшелчә салатына казылык салынса, ул базилик, керән, мәтрүшкә, петрушка, яшел суган, гәрчич, лимон белән тәмлерәк.

Җиләк-җимеш салатына әнис, бөтнек, имбир, ванилин, лимон өстиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса