Рәшидә Гыйләҗетдинова кузгалак бәлеше тәкъдим итә
Кузгалак бакчада үсеп утырганда, менә дигән чәй ризыгы әзерләп була.
1. Аның өчен татлы камыр басарга кирәк: онны чәй содасы белән бутап шуңа ак май салырга, шикәр, йомырка сарысы да кушасың.
2. Кузгалакны турап аңа шикәр һәм аз гына крахмал кушарга.
3. Камырны табага салып, берничә урынында тишекләр ясап чыгарга.
4. Кузагалакны өстенә ягып 200 градуста пешереп алырга.
Чәйләрегез тәмле, ә ашаган ризыклар җанга сихәт булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia