Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

"Розалар" печеньесы

Камыр: 250 г эремчек, 1 кап маргарин, 2 йомырка сарысы, 2 стакан он, 1 аш кашыгы шикәр комы, ванилин. Крем: 2 йомырк агы, 1 стакан шикәр комы.

Эремчекне йомшартылганмаргарин белән болгатырга. Аннан йомырка сарысы, шикәр комы, он, ванилин өстәп, камыр басарга.
Крем өчен башта йомырка агының үзен генә, ә аннары аз-азлап шикәр комы өсти-өсти, каты күбек барлыкка килгәнче тугларга.
Камырны 4 өлешкә бүлеп, овал рәвешендә (25*15 см) җәяргә. Җәемнәрне 2-3әр аш кашыгы крем ясарга.
Җәемнәрне рулет итеп төреп, 2,5-3 см калынлыкта кисәргә. "Розалар"ның кырыйларын матурлап ачып, кәгазь җәелгән табага тезәргә. 200 градуслы кызулыктагы духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса