Өрек
Хәзерге вакытта өрекне күпләгән субтропик илләрдә үстерәләр. Ул шулай ук шактый территорияләрдә кайбер урта пояс районнарында очрый. Зур мәйданнарда Америка, КАР, Австралия, Венгрия һәм Иранда үстерелә. Җимешенең шикәрлелеге, зурлыгы, төсе һәм исе буенча дөньяда иң яхшы сортларны Үзбәкстанда (Фергана һәм Сәмәркандта) үстерәләр. Сортларны өрек һәм алыча үсентеләрен ялгау юлы белән...
Өректә 4% тан алып 27% ка кадәр шикәрләр (өлгергән җимештә, нигездә, сахароза), лимон, шәраб, берникадәр алма кислотасы, кверцетин, изокверцитрин, ликопин, пектин, крахмал, дуплау матдәләре (1% ка кадәр), минераль тозлар, С, РР витаминнары, җимеш йомшагына кызгылт төс бирүче А провитамины бар. Киптерелгән җимешләрдә шикәр 76-84% ка җитә. Орлыкларында 25-58% кипми торган куе май, В15 витамины һәм амигдалин гликозиды (әче сортларда 8% тан артык) бар.
Җимешләрен шул килеш тә, киптереп тә ашыйлар, консерв, сок, ликер (абрикотин), кайнатма, күрәгә һ. б. итеп эшкәртәләр. Кешенен С витаминына булган көнлек ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, чирек стакан өрек согы җитә. Татлы җимешләрнең орлыгы май алуга һәм миндальне алыштыргыч буларак файдаланыла.
Медицинада өрек маен тире астына һәм мускулларга инъекцияләр ясаганда кулланалар. Өректә тимер шактый күп, шунлыктан азканлы- лык белән авырган кешеләргә аның дәва буларак кыйммәте бик тә зур. Өрекне йөрәк-кан тамыры авырулары белән авыручыларга диетик азык буларак та тәкъдим итәләр. Өрек сагызын таблеткалар һәм тамчылар әзерләгәндә томалаучы, каплаучы һәм бөрештерүче матдә буларак та файдаланалар. Сагыз тамчы яки үтә күренмәле сарырак утырма рәвешендә була. Анда глюкоза (44%), глюкурона кислотасы (16,4% ка кадәр), шулай ук минераль тозлар һәм аксым матдәләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа