Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Повидло паштеты

Кирәк: 0,2 кг камыр 300-400 г повидло 100 г май 1 йомырка

Татлы әче камырны зуррак һәм кечерәк итеп ике кисәккә бүләләр. Зуррак өлешен әвәләп, 2 см калынлыкта җәйгәч, майлы табага салалар.

Табадагы камыр өстенә 0,5 см калынлыкта повидло җәяләр.

Камырның икенче яртысыннан бүлгәләп тасмалар ясыйлар һәм повидло өстенә челтәрләп куялар. Таба кырында чыгып калган камырны матурлыйлар.

Паштетны җылы урынга куеп кабарталар.

Кабаргач, өстенә күперткән йомырка сөртәләр һәм кызу мичкә куялар.

Ул 25-30 минут пешә.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса