ПОНЧИКЛАР
Әзерләүдә кирәк: - 1 стакан (250 г) җылымса су; - 1 стакан (250 г) җылымса сөт; - 1 йомырка; - 1чәй калагы (өелеп) коры чүпрә (дрожжи); - 1 аш кашыгы шикәр комы; - 1 чәй калагы тоз; - 3 аш калагы сыек май (үсемлек мае); - кирәгенчә он.
Җылымса сөтле суда, дрожжи +тоз +шикәр комын җебетәбез. Шуңа сыек май, йомырка салып яхшылап болгатабыз да камыр басабыз. Камыр басылып бетергә тиеш(камыр кулга ябышмый башлый), шуңа озак кына басабыз, өстенә 3 кашык сыек май сөртеп, җылы урынга кабартырга куябыз.
Кабарып менгәч, камырны бер ике- кабат төшереп, яңадан кабартып алабыз. Шуннан соң, камырдан йомры форма ясап, өстен тастымал белән каплап (такта өстендә)бераз гына күтәрелгәнен көтәбез. Бик тиз кутәрелергә тиеш. Йомры камырны аз гына уклау белән җәеп, уртасын кечкенә стакан белән кисәргә. Пончикларны ясап бетергәч, майда ике ягында кыздырып алабыз.Тәм кертү һәм матурлык өчен өстенә вак шикәр оны сибәргә мөмкин.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа