Пироглар пешерү өчен менә дигән камыр
250 г маргарин, 5 стакан он, 1 чәй калагы чәй содасы, 2 стакан кефир, тоз.
Онны кунага өеп салып, уртасына йомшара башлаган маргарин салырга һәм «манный ярмасы» барлыкка килгәнче уарга. Кефирга сода, аз гына тоз салып болгатырга һәм әкрен генә «манный ярмасын» өстәргә. Он өстәмичә генә камыр басарга һәм 30 минутка суыткычка куеп торырга. Әлеге камырдан теләсә нинди пирог пешерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа