Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Печеньедан торт

Балалар торт сорап алҗытса, ярты сәгать эчендә, бик үк зыянлы булмаган ашамлыклардан торт ясап куябыз.

Кирәк булачак:
1) 2 кап печенье( шоколад төсендәгесе булса, тагын да яхшы),
2) 4-5 өлгергән банан яки 2-3 банан һәм 2 өлгергән киви,
3) 500 грамм каймак
4) 1 стакан шикәр комы
5) 1 стакан сөт.
6)1 кап шоколад
Тортны бизәргә туңдырылган җиләк, яки киви, әфлисун да ярый.
Әзерләү.
1) Каймакка шикәр комын кушып болгатабыз, түгәрәкләп турап банан яки киви кушабыз.
2) Печенье тиз генә сөткә тыгып алабыз да,торт тәлинкәсенә тезәбез,өстенә банан туралган каймакны ягабыз,печенье тезәбез- каймак ягабыз- беткәнче кабатлыйбыз.
3) Торт өстенә кыргычтан кырып шоколад,суыткычтан чыккан җиләк, киви, әфлисунны кисәкләп турыйбыз. Кыздырган чикләвек кисәкләрен ваклап салсагыз да була.
Ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Балаларыгызга торт , һичшиксез, җитмәячәк.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса